Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әфганстан – йөрәк ярам минем

15 февральдә Әфганстан җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 31 ел булды. Бу көн хәзер истәлекле дата буларак билгеләп үтелә.

Безнең Алпар җирлегеннән 11 егет  Әфганстанда хезмәт иткән. Интернациональ сугышчылар көнендә алар белән очрашу кичләре үткәрү мәктәбебездә традициягә әйләнде.

Ни кызганыч, Алпарда туып-үскән Ирек Сөләйманов Әфган җирендә барган сугышларда башын салган. Хәрби хезмәттә ул  шофер булган. Ә 1981 елның 19 апрелендә йөк төягән автоколоннаны дошманнар утка тота. Ирек дошман белән йөзгә-йөз очраша һәм батырларча hәлак була. Аны үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләклиләр.

Менә өченче ел инде бездә Ирек Сөләйманов истәлегенә  район мәктәпләре командалары арасында шашка турниры үткәрелә. Быел бу кичәдә “әфганчылар” һәм Ирек Сөләймановның бертуган абыйсы Илшат Сөләйманов та катнашты. Ул музеебызга энесенең күп фотоларын да алып килгән иде.

Турнирга 8 мәктәптән 50 дән артык укучы килде. Кичә  әдәби монтаж белән башланды.  “Әфганчылар” һәм Илшат Сөләйманов хатирә-истәлекләре белән уртаклаштылар. Аннан укучылар шашка уйнап осталыкларын сынадылар. Командалар арасында беренче урынны Алпар мәктәбе яулады. Икенче – Татар Борнае укучылары, өченче урынга Карга мәктәбе командасы чыкты.

Гөлсирә Гыйниятуллина, мәктәп музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев