Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Гарифуллин Идрис: "Әлки хәбәрләре" газетасын бик яратып укыйм

Район гәҗитен бик яратып укыйм. Атна буена җитәрлек итеп күңелем күтәрелә, үземә көч һәм илһам алам.

 Бик күп кызыклы һәм мөһим яңалыкларны беләм. Без хатыным Сәвия белән менә 52 ел инде иңне иңгә куеп яшибез,  ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Кызларыбыз шәһәрдә яши, ә улыбыз Фәнис - “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең алдынгы йөртүчесе. Район гәҗитендә аның турында мәкалә дә басылып чыкты. Без, әти-әнигә, балаларыңны мактауларын ишетү – зур бәхет. Безнең гаиләдә гәҗитне беренче булып мин укыйм. Шунысы мөһим: гәҗитне соңгы биттән укый башлыйм. Аннары аны хатыным ала. Гәҗит-журналны гомер буе күпләп язылдык, аннары күршеләр белән дә алмашып укыйбыз. Гәҗиттә нинди язмаларны яратып укыйсыз дисезме? Барысын да яратам. Уявка ничек әзерләнәләр, терлек азыгын ничек әзерлиләр, районның алдынгы кешеләре, тормышы – барысы да кызык. 
Быел “Әлки хәбәрләре” үткәргән  бүләк уйнату бәйгесендә катнашырга редакция адресына квитанция күчермәсен җибәрергә булдым. Бәлки, берәр нәрсә отып та куярмын. 
Гарифуллин Идрис Мөнип улы. Урта Әлки. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев