Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Газдан файдалану килешүләрен ничек төзергә?

​​​​​​​Чуаш Кичүеннән редакциягә Җәмил Хөсәенов борчылып шылтыратты.

 “Безгә район үзәгенә барып газдан файдалану өчен килешүләр төзергә кирәк дигән  “уведомление” кәгазьләре килде. Газ оешмасына нинди документлар алып барырга тиешлеге дә әйтелгән. Мин беренче төркем инвалид. Документларын әзерләсәм дә, район үзәгенә барып, ул килешүләрне төзетеп кайту миңа бик авыр. Ә бит авылда өлкән яшьтәге ялгыз картлар шактый. Аларга юлда йөрү бер бәла. Бәлки ул килешүләрне авылдагы газ слесаре  аша әзерләп булыр? Без имзаларыбызны куяр идек. Алдагы елларда шулай эшләгәннәр  иде”.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен  без район газ эксплуатацияләү станциясе җитәкчесе Равил Нургазизовка мөрәҗәгать иттек. Ул мондый аңлатма бирде:

–Табигый газдан файдаланучылар җәй айларында безнең белән яңа килешү төзергә тиешләр. Моның өчен берничә документның күчермәләре йорт хуҗалары кулында булырга тиеш. Килешүләр безнең конторада (Базарлы Матак, Кояшлы урамы) төзелә. Ә инде өлкән яшьтәгеләргә, район үзәгенә килеп йөрергә авыр булган кешеләргә аны авыллардагы безнең слесарьлар ярдәмендә дә  башкарырга мөмкин. Сез тиешле документларның күчермәләре белән үзегезнең газчыларга мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев