Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Газета битләрендә авылыбыз клубы мөдире Фәния Минһаҗева турында язасым килә

Үзебез яраткан газета битләрендә авылыбыз клубы мөдире Фәния Минһаҗева турында язасым килә.

  Югары Әлкигә без ирем белән Орск шәһәреннән күптән түгел, лаеклы ялга чыккач кайтып урнаштык. Биредә эшчән, ачык күңелле, тырыш халык яши.

Тынгысыз Фәниябез һәм аның әнисе Гөлнәфис апа турында аерым сөйлисе килә. Алар бу дөньяны яхшырак һәм мәрхәмәтлерәк итәләр! Авылыбызда мәдәни тормыш актив, нәтиҗәле. Үзешчән сәнгать концертлары еш уздырыла, барлык бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, аларга безне дә чакырмый калмыйлар.

Яшебез бара, сәламәтлегебез дә яхшырмый. Үземдәге шикәр биабеты көчлеләнә башлады. Ә 18 майда минем аягымны кистеләр. Фәниябез безнең өчен матди ярдәм җыюны оештырды, аның мөрәҗәгатенә авылдашларыбыз да, күрше авылларда яшәүчеләр дә битараф калмаган. Миңа 9 мең сум акча китереп бирделәр, алары дарулар алганда бик кирәк булды. Моның өчен һәр барчагызга зур рәхмәт.

Хәзерге вакытта өебездә инвалид арбасына утырып йөрим. Әгәр клубыбыз мөдире тарафыннан даими игътибар булмаса, катлаулы тернәкләнү чоры, бер аяксыз калуымны, тормышка әйләнеп кайтуны ничек кичергән булыр идем, күз алдыма да китерә алмыйм. Фәния Минһаҗева бөтен яктан безнең “ашыгыч ярдәмебез” ул. Һәм безнең өчен генә түгел, бу турыда авылдашларның күбесе шулай ди.

Фәниянең һәр килүе минем өчен бәйрәм. Ул күңелсезләнергә бирми, өмет уята. Шунлыктан күңелдә өмет ныгый. Менә мин дә җирләр кипкәч, авылда уздырылган мәдәни чараларга шушы арбамда утырып йөрергә, авылдашлар белән күрешергә җыенам. Әгәр алар булышмаса, миңа бик авыр буласы иде.

Саҗидә Чернышова, беренче төркем инвалид.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев