Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иң беренче итеп “Әлки хәбәрләре”н кулга алабыз, бик яратып укыйбыз

Без Яңа Әнҗерә авылында яшибез.

Иң беренче 
район газетасын укыйбыз

 Урман эчендә урнашкан авылыбыз кечкенә генә, әмма бик матур, һавасы саф. Авылдашлар да үзара дус-тату,  бердәм яшибез.
Гаиләбез ишле, ирем Фәнил белән биш бала үстерәбез. Күп итеп терлек-туар асрыйбыз, умарталар тотабыз. 
Мин китаплар, газета-журналлар укырга бик яратам. Матбугатны һәр юлы күпләп яздырам. Өебезгә “Әлки хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталары, “Сөембикә” журналы килеп тора. Йорт-җирдә эш-мәшәкать күп булса да, укырга вакыт табарга тырышабыз. Балаларны да китап укырга өндим. 
Почтальоныбыз Айгөл Гобәйдуллина газета-журналларны вакытында китерә. Почтаны көтеп торабыз, беренче итеп “Әлки хәбәрләре”н кулга алабыз, бик яратып укыйбыз. Район газетасындагы һәр хәбәр, һәр язма безнең өчен кызыклы. Газета чыгаручыларга зур рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез.
Гөлнара Әхмәтҗанова,
Яңа Әнҗерә авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев