Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Игелек кылу – күркәм традиция

.

Авылым Карга күркәм традицияләргә бай авыл. Соңгы елларда авылыбыз көннән-көн матурлана, шәһәрдәгеләрдән бер дә ким яшәмибез. Балар барысы да “чын кеше кадере”нә мисал, кемнәрнеңдер тырышлыгы, игелекле гамәлләре нәтиҗәсе.

Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер, дигән әйтем бар. Тик бу очракта яхшылык кылучы авылдашларымның исемнәрен әйтеп үтмичә дә булмас, чөнки андый гаиләләр сирәк. Минем сүзем Фоат Вәли улы, аның улы Рөстәм, Альберт Шәүкәт улы Вәлиевлар турында. Бу игелекле кешеләр хакында бик күп мактаулы сүзләр ишетәбез. Игелек кылу һәм ярдәм күрсәтү өчен акча кирәк, дип уйлау гына хата. Буыннан буынга килгән киң күңеллелек, миһербанлык орлыклары уңдырышлы туфракка эләккән бу очракта. Фоат Вәли улы ел саен авылыбызда бик күп авыллар көнләшерлек Сабантуйлар, район авылларында ифтар мәҗлесләре үткәрә. Рөстәм Фоат улы, Альберт Шәүкәт улы ел саен авылдашларын ифтар мәҗлесенә җыялар. Кайчагында кешеләр гади генә игътибарга мохтаҗ. Минҗиһан әби Вәлиеваның уллары, оныклары күңелендә изге эшләргә һәрчак урын бар. Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу үзе зур бәхет. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр. Иганәче авылдашларыбызга, оештыручы, әзерләшүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын.

Изгелек кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк.

Изгелек ул кеше күңелендә туа, шунда яши. Ул кешедән башка яши алмый. Изгелек җылы сүзләрдән, яхшы эшләрдән кеше күңелендә аткан тылсымлы бер чәчәк ул. Күңелегездәге изгелек чәчәген шиңдермичә саклагыз. Һәрвакыт сау-сәламәт булып, игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булып, намус кушканча яшәгез. Гаилә бәхете, хәерле бәрәкәтле гомерләр телиләр авылдашлар сезгә, Вәлиевләр!

Гөлсинә Галиуллина,

Карга авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев