Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

ИЛНЕ САКЛАГАН ВЕТЕРАН

Сугыш ветераны Разия әбигә 20 мартта 95 яшь тулды

Кырык икенең көзендә
Илне сакларга киткән.
Сугышчан озын юллары
Украинага җиткән.

Украина-Белоруссия
Фронтында катнашкан.
Авыр яралы солдатларны
Госпитальгә озаткан.

Җиңелчә яралыларның
Яраларын бәйләгән.
Өч ел сугыш кырында
Шәфкать туташына әйләнгән.

Сугыштан соң Әлморзада
Игенчелектә эшләгән.
Илгә-көнгә икмәк кирәк–
Урагы кулдан төшмәгән.

“Яңа тормыш” колхозында
Алдынгы эшче булган.
Колхозчылар җыенында
Даими макталып торган.

Югары Әлморзада яши
Абруйлы, өлкән әби.
Авылдашлар әбекәйгә
Йөз яшь тулуын тели...

Күзе күрә, атлап йөри,
Туган нигезендә яши.
Үзен-үзе тәрбияли,
Өй эшен үзе эшли.

Туксан биш яше тулганда
Тальян гармунын тарта.
Сугышчан җыр “Катюшаны”
Уйнап җырларга ярата.

Бар гомергә авырмаган,
Чир-сырхауны белмәгән.
Дару эзләп йөремәгән,
Табибка күренмәгән.

Сугышчан медальләре күп,
Хезмәтнекеләр дә бар.
Җиңү көнендә Разия әби
Бәйрәмгә балкып чыгар!

 

Марат ХӘМИТОВ,
Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев