Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Илнур Шәрәпов: Гәҗит укырга вакыт табам

    Әнием белән икәү яшибез. Мин “КВ-Агро”да матди кыйммәткә ия булган әйберләр контролеры булып эшлим.

     Әнием Гөлия гомер буе совхозда сыер савучы булып эшләде, бу көннәрдә аңа 72 яшь тулачак.

    Җәй көне өебез балаларның шат авазыннан гөрләп тора – авылга бертуганнарымның балалары кайта. Җәй көне хуҗалыкта, бакчада да эш күп. Ял иткәндә мин яраткан “Әлки хәбәрләре”н кулыма алам һәм бар эш-мәшәкатьләр турында онытам. Аны башыннан ахырына кадәр, бер генә яңалыкны да калдырмыйча укып чыгам. Гәҗитнең исә татар телендә басылганын яздырып алабыз – әнием туган телдә укырга ярата.

    Мин, гомумән, укырга яратам. Еш кына авыл китапханәсенә дә барам, яңа журнал кайтуын көтеп алам. Фәнни-популяр әдәбият, тарих һәм сәясәт турындагы китаплар аеруча күңелемә хуш килә. Бүгенге көндә балалар әз укый, шуңа гаҗәпләнәм. Аларның белем дәрәҗәсе бик түбән, танылган шәхесләрне дә белмиләр. Барысы да түгел, билгеле, шулай да күпчелек берни белән дә кызыксынмый. Ә беренче яратып укыган басмам – районыбыз гәҗите. Ул вакытта гәҗит “Коммунизм юлы” дип атала иде.

    Гәҗитине юбилее белән котлап, аңа озын гомер, алга таба да үсеш алуын, ә хезмәткәрләргә иҗадый уңышлар телим.

    Илнур Шәрәпов, Иске Алпар авылы.

    Реклама

     

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: