Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр
Сезнең хатлар

Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр

Хәерле көн хөрмәтле газетабыз. Сезгә Базарлы Матак авылыннан Галиев Дамир яза. Шундый хәбәр ишеткән идем: аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин. Шуны безгә аңлатып язсагыз иде.

 

          Россия Федерациясе Татарстан Республикасы бүлегечәсенең Әлки районы пенсия фонды аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.

2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче  тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән.Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:

 - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар   (балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип танылган очракта);

 - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы  ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә үлгән дип танылган очракта).

Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә  хокукы булган ир-атлар бар:

 - уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче  яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;

 - уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар.

           “Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка Дәүләт хезмәтләре порталында яки "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә гариза бирү дә җитә. Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Әлки районы пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.


Нет комментариев