Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иске Чаллы авылында яшәүче Миңлеасия Гарипова социаль хезмәткәргә рәхмәт белдерә

Мин шактый олы яшьтә инде. Ялгыз да яшәгәч, бүтәннәр ярдәменә мохтаҗмын.

 

Узган ел минем бердәнбер улым үлеп китте. Бу хәсрәтне мин бик авыр кичер­дем. Шуннан соң авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән мине карарга Фирдүсә Саби­рованы билгеләделәр. Фирдүсә үзе Яңа Чал­лыда яши. Ул миңа һәрдаим ярдәм итеп, хәл-әхвәлемне бе­лешеп тора. Мин аның хезмәтеннән, игътибар-мәрхәмәтеннән бик канәгать. Аптекадан кирәкле даруларны, кибеттән ашамлы­кларны алып кайтып бирә, идәннәремне юа, бөтен йомышым­ны үти. Улымның елын – искә алу мәҗлесен үткәргәндә дә бик бу­лышты, күп тырышлык куйды. Фирдүсә – ми­нем якын кешем, тор­мышымда төп терәк хәзер. Аңа газета аша олы рәхмәтләремне җиткереп, бәхетле гомер итүен, балаларының игелеген күреп яшәвен телим.

 

Миңлеасия Гарипова,

Иске Чаллы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев