Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иске Тахтала авылы клубында барлык бәйрәмнәр дә күңелле уза

Безнең Иске Тахтала авылы клубында барлык бәйрәмнәр дә күңелле уза.

Клуб мөдире Валентина Барабанова төрле чараларны оештырып кына тора. Менә 6 мартта кышны озаттык: төрле конкурсларда катнаштык, чаналы атларда урам әйләндек, беленнәр белән чәй эчтек.
Ә 23 февральдә һәм 7 мартта бәйрәм концертлары булды. Тамашачылар Вера Старшова һәм Ольга Ферапонтованың чыгышларын алкышларга күмделәр. Владимир Ферапонтов белән Николай Майоров оста итеп гармунда уйнадылар. Шулай ук Вера Терентьеваны, кечкенә йолдызчыгыбыз Алинәне һәм “Инеш” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кул чабып каршыладык. Марина Яковлева, Зоя Козлова, Валентина Барабанова өчәүләп җырлап тамашачыларны сөендерделәр. Залда чуаш киемнәре кигән курчаклар, матур итеп ясалган открыткалар күргәзмәсе дә бар иде. Болары – шундагы түгәрәккә йөрүче балалар эшләре. Халкыбыз традицияләрен саклаганнары өчен клубыбыз мөдире Валентина Барабановага һәм концертларда катнашкан һәркемгә нык исәнлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Иске Тахтала авылында 
яшәүчеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев