Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кибетләрдә сатыла торган тавык ите авыру түгелме?

«Гаиләбездә тавык итен бик яраталар.

«Гаиләбездә тавык итен бик яраталар. Кош итен мин кибеттән сатып алам. Соңгы вакытта республиканың берничә районында кош грип¬пы очраклары ачыклангач, эчкә шом керде. Кибетләрдә сатыла торган тавык ите әлеге авыру белән зарарланган булса? Әле үткән атнада гына бер күршем базардан казлар алган. Алар өчен дә борчы¬лып куйдым: базарда сатыла торган кош-корт берәр ничек тикшерелә микән? Шул сорау¬ларга җавап бирсәгез иде. 
Равия Ш. 
Базарлы Матак авылы».
 

 


Газета укучыбызны борчы¬ган бу мәсьәлә белән без район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил ХӘЙРУЛЛИНГА мөрәҗәгать иттек. 


– Әлеге райондашыбызның хафалануы аңлашыла. Июль аенда республикабызның алты районында кош гриппы оч¬раклары мәгълүм булып, алар¬да карантин кертелгән иде. Бериш тирә-күрше өлкәләр дә бу җәһәттән имин түгел. Шуңа саклык, уяулык гел кирәк,–ди районның баш ветеринария табибы. – Ә сәүдә челтәрләренә килгәндә, анда тиешле вете¬ринар-санитар тикшерү үткән продукция генә сатуга чыга¬рыла. Кибетләрдән кош итен тыныч күңел белән алырга була. Район базарында сатылу¬чы тере кошларның да грипп белән зарарланмаган булуы¬на ышанып алырга мөмкин. Без анда гел тикшерү узды¬рабыз. Аннан соң, быелның 1 июленнән терлекчелек продукциясенә ветеринар до¬кументация “Меркурий” систе¬масы аша, ягъни электрон төстә эшләнә. Безнең эшмәкәрләр сату өчен чит өлкәдә кош-корт ала икән, аның электрон до¬кументлары шунда ук бездә дә күренә. Ә менә авылларга читтән кош-корт яисә ит са¬тарга килүчеләр булса, аларда¬гы продукцияне һич тә алырга ярамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев