Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кош-корт асраучы әлкилеләр дәүләт ярдәменә өмет тота аламы?

​​​​​​​Редакциягә Югары Колчуринода гомер итүче укучыбыз Вера Рыбушкина шылтыратып, мондый гозерен җиткерде

Редакциягә Югары Колчуринода гомер итүче укучыбыз Вера Рыбушкина шылтыратып, мондый гозерен җиткерде: “Мин икенче төркем инвалид, үзем генә яшим. Сәламәтлегем бер дә әйбәт булмаса да, тик торасым килми – йорт-җирем бар, шунда кош-корт асрарга яратам. Ләкин хәзер бәбкә-чебеше дә, аларга азыгы да кыйммәт. Шул яктан авыл җирендә яшәүчеләргә берәр төрле ярдәм каралмаганмы? Тагын бер соравым – тавыкларга бөртекне кайдан алып була икән?”

Вера Михайловнага җавапны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге консультанты Гөлсирә Нуруллина ярдәмендә әзерләдек. Кызганычка каршы, кош-корт асраучылар дәүләт ярдәменә өмет тота алмый икән шул. 2020 елга кадәр 20 көнгә чаклы үрдәк, каз бәбкәләре, бройлер чебешләр сатып алучыларга (50 баштан ким булмаганда) субсидия бирелеп килгән иде. Әмма узган 2021 елда мондый түләүләр туктатылган.

–Ә менә сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия быел да бар. Күләме 1 баш кәҗәгә 500 сум, 1 баш сыерга 2000 сум. Савым сыеры бердән артса, 3000әр сум. Моңа өстәп, ветеринария хезмәтләре өчен түләү чыгымнары һәр сыерга 300 сум күләмендә субсидияләнә,–дип аңлатты ул.

Кош-кортка азык булдыруга килгәндә, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә, фермерларга мөрәҗәгать итәргә була. Бодай, арыш, арпа сатыла, дигән белдерүләр район газетасында да еш басыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев