Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күпер белән проблема, кибет юк

Район газетасы редакциясенә Татар Шәпкәсе авылыннан пенсионер Сергей Евграфов мөрәҗәгать итте. Аны елга аша кичү мәсьәләсе борчый.

 

–Байтак еллар элек Чуаш һәм Татар Шәпкәсе авыллары арасында

“Труженик” совхозы директоры Әсхәт Шәйдуллин инициативасы белән тимер күпер төзелгән иде. Кызганыч, хәзер металл түшәмәнең бер өлеше күгәрде, тишекләр барлыкка килде. Моннан егылып төшәргә  дә мөмкин. Ә бит күпердән балалар мәктәпкә йөри. Мин үзем дә, инвалид булсам да, өйдә утырмыйм, күрше авылга коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, кайбер товарлар сатып алырга йөрим, - дип зарланды озак еллар җирле хуҗалыкта хисапчы булып эшләгән Сергей Иванович.

Аны борчыган икенче мәсьәлә - сәүдә хезмәте күрсәтү. "Авылда кибет ачу мөмкинлеге юкмы икән? Автолавка график буенча гына килә бит", - дип кызыксына  укучыбыз.

 

Без авыл җирлеге башлыгы Марина Худяковадан бу сорауларга җавап бирүен сорадык.

–Күпердәге идәннәрне алыштыру мәсьәләсен 1 сентябрьгә кадәр, балалар мәктәпкә барганчы хәл итәчәкбез. Техникага узарга “комачаулаучы” чокыр аркасында билгеле бер кыенлыклар туа. Сәүдә хезмәте күрсәтү мәсьәләсенә килгәндә  исә, көндәлек товарларны “Әлки” кулланучылар кооперативы сата. Автолавкалар Татар Шәпкәсенә сишәмбе һәм җомга көннәрендә килә. Сатуда азык-төлек һәм хуҗалык товарларының ассортименты киң, сатучылар кирәкле әйберләрне заказ буенча да алып киләләр. Озак еллар халыкка хезмәт күрсәткән кибет рентабельле булмавы аркасында ябылды. Стационар сәүдә ноктасы ачарга теләүчеләр табылса, җирлек җитәкчелеге тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәк", - дип хәбәр итте Марина Худякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев