Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүчеләр: “Ике шатлык бергә килде”

Безгә, Базарлы Матакның Урман урамы ягында яшәүчеләргә, ике шатлык бергә килде.

Монда югары басымлы газ бүлү пункты булганлыктан, аңа якын урнашкан  ике дистәләп йорт төзелеше законсыз дип табылган иде. Быел әлеге газ бүлү пунктын безнең урамнан арырак күчерделәр. Бу район башлыгы Александр Никошинның тырышлыгы, халык мәнфәгатьләре өчен җан атуы аркасында эшләнде. Хәзер без бер куркусыз, тыныч күңел белән яшибез.

Тагын бер авырткан җиребез – өйләребезгә болганчык су килә иде. Быел безнең урамга суны үзәк башнядан тоташтырдылар. Аның сыйфаты яхшы, краннардан көмеш кебек чиста су ага хәзер.

Бу зур эшләрне башкаруда катнашы булган һәркемгә безнең урам халкы бик рәхмәтле.

Марс Сафиуллин, Базарлы Матак авылы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев