Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әлки районы Яңа Салман авылында кыңгыраулы атлар белән узган туй турында

Тормышыбызга техник прогресс күп үзгәрешләр кертсә дә, атларга игътибар кимеми. Районыбызда ат җене кагылган кешеләр шактый. Әхмәт авылыннан Бакировлар, Түбән Әлкидән Гобәйдуллиннар, Каргадан Гатиннар гаиләләре шундыйлар.

Ә бу язмамда минем Яңа Салманда атлар белән узган туй турында сөйлисем килә.

 

Авылның ак карга төренгән кыш ае иде. Туй буласы өй каршына атлар җыелып беткән. Алар дүртәү. Һәр атның дирбияләре чуклар, чулпылар, ак тәңкәләр, төрле төстәге яулыклар һәм чиккән сөлгеләр белән бизәлгән. Дуга очында җиз кыңгырау. Ә инде кошевкалы чаналарга бәрхет тукымалар, келәмнәр түшәлгән.

Менә кыңгырау тавышы чыгарып атлар кузгалып китә, алар авылдан авылга, өйдән өйгә йөреп, егетнең һәм кызның кодалый бара торган туганнарын җыя башлыйлар.

Кәләш йортында динебез кагыйдәләре үтәлеп никах укылганнан соң, кияү егете белән кәләш һәм кунаклар утырган атлар парады алга кузгала. Бүген авылда туй буласын хәбәр итеп, кышкы урамнарга кыңгырау һәм гармун тавышы тарала. Авылны җырга-моңга күмеп, урам буйлап туй килә.

Туй килә! Бу тамашаны күреп калырга дип капка төбенә чыккан һәр кеше кыңгыраулы атларны каршы ала, озатып кала, яшьләргә бәхет юрый. Бу мизгелдә өлкәннәр узган яшьлекләрен искә төшерсә, җиткән егетләр-кызлар хыялга чумып киләчәген кузаллый.

Атлар да, бүген тамаша икәнен аңлап, җитез-җитез атлап та, юыртып та карларны шыгырдатып кияү йортына юнәләләр. Ә анда килен төшкәнне күрергә дип туган-тумачалар, тирә-күршеләр җыелган.

Алда өч көнгә сузылачак олылар һәм әрчи егетләре-кызлары катнашындагы кызыл туй. Үзем катнашкан кеше буларак шуны әйтә алам: әлеге матур милли йолаларыбыз үтәлгән, авылга ямь өстәп узган туйны бернинди джиплы, лимузинлы бәйрәмнәр дә алыштыра алмый.

Шушы гаҗәеп матур туй кайсы елда һәм кем йортларында узды соң? Бу 42 ел элек, ягъни 1978 елда Гомәр Заһидуллин һәм Фирая Мөхәммәтшинаның гаилә корулары булды. Алар бүген матур гына яшәп, оныклар сөеп гомер кичерәләр.

Гомәрнең әтисе Хәнифулла ага үзенең җан җылымлы, үтә дә йомшак күңелле, пөхтә булуы белән аерылып торды, ун еллап мулла вазыйфасын төгәл башкарды. Ә Фираяның әнисе Наҗия апа, 40 яшьтә тол калып, хуҗалыкта ел әйләнәсе авыр хезмәт башкарып өч баласын аякка бастырды. Әлеге ике зат авыл халкы күңелендә әнә шулай сакланалар.

Фердинанд Мәхмүтов, Яңа Салман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев