Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әлки районында “социаль такси” эше әйбәт оештырылган

​​​​​​​Бу көннәрдә без хатыным Екатерина Федоровна, шулай ук авылдашларыбыз Рәйсә Гыйнанова, Талия Шакирова белән Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә  диспансеризация үттек.

  Безне алырга махсус автомобиль килде, тышта 30 градуслы суык булуга карамастан, машинада җылы, рәхәт иде. Табиб Аэлита Гыйниятуллина барыбызны да игътибар белән карады, зарларыбызны тыңлады, киңәшләр бирде, дәвалау билгеләде. Шәфкать туташы Гөлнара Вәлиева безне барлык кабинетларга йөртте. Шулай итеп, өч сәгать эчендә без диспансеризацияне үттек тә. Аннан соң “социаль такси” безне янәдән Каргага китереп куйды.

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” программасы нигезендә шул рәвешле авыл халкының сәламәтлеген кайгырту мөмкинлеге туды. Безгә шулай хезмәт күрсәтүне оештырган өчен рәхмәттән башка сүз юк.

Әсхәт Гәрәев,

хәрби пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев