Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Нина Синкина: "Яңгырлар явып узгач, өебез каршында күлләр барлыкка килә"

Иске Әнҗерә авылында яшәүче Нина Синки¬на, редакциягә мөрәҗәгать итеп, урамнарында төзелгән юлның үзләренә нинди уңайсызлыклар тудыруы хакында сөйләде


 Иске Әнҗерә авылында яшәүче Нина Синки¬на, редакциягә мөрәҗәгать итеп, урамнарында төзелгән юлның үзләренә нинди уңайсызлыклар тудыруы хакында сөйләде: “Без Тынычлык урамында яшибез. Бу җәйдә урам буйлап күтәртелгән юл салып куйдылар. Һәм безнең өй яңгырлы көннәрдә “зур дөньядан” аерылып кала башлады: яңа төзелгән юллар яңгыр суларының агар юлын бүлү сәбәпле, өебез каршында күлләр барлыкка килде. Безнең йорт янына хәзер бер генә машина да якын килә алмый. Билгеле, бу бик уңайсыз, чөнки “ашыгыч ярдәм” машинасы, төрле авыр йөк, әйтик, өйне ремонтлау өчен кибеттән сатып алынган материаллар төягән транспорт бездән шактый еракта туктала. Гаиләбездә бала авырып китсә, аптырыйбыз. Каядыр барасы булса, такси чакыра алмыйбыз. Ә яңа төзелгән юл әле йөрерлек түгел, яңгыр яудымы, җебеп төшә, җиңел автомобильләр дә бата анда. Җирлек башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән идем, күлләвекләр гел була инде ул, дип җиңел генә котылдылар җаваптан. Безгә нишләргә, кемнән ярдәм сорарга?” 
Нина Геннадьевна урамнарында килеп ту¬ган хәлне фотолар белән дә тасвирлап күрсәтте. Чынлап та, яңгырдан соң Тынычлык урамы зур күлләвеккә әйләнгән. 


Укучыбызга җавап бирү өчен Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина САМАРИНАга мөрәҗәгать иттек. Ул да, редакциягә килеп, хәлне аңлатты. 


– Бу җәйдә Иске Әнҗерә урамнарын юллы итү өчен күп эшләдек. Ике генә йортта кеше яшәгән Ерак урамга 800 метрлы күтәртелгән юл салдык: башта балчык, аннары ком түшәдек. Алга таба вак таш җәячәкбез. Нина Синкина яшәгән Тыныч¬лык урамына да 300 метрлы юл төзибез. Эш әле һич тәмамланмаган, дәвам итә. Билгеле, авылда үз көчең, средстволар белән юл кадәр юл салу ан¬сат түгел, материаллар да кыйммәт, хезмәте өчен дә түлисе. Моны без халыктан җыелган салым хисабына эшлибез (сүз уңаеннан: Нина Геннадь¬евна үзара салымны түләмәде әлегә). Шулай ук, зур рәхмәт, якташыбыз Азат Мәҗитов бик нык булыша. 
Юл, әйткәнемчә, әлегә төзелеп бетмәгән. Нәтиҗәдә бит Нина Синкина өенә таба уңайлы төшү урыны да булачак. Ә су җыела торган урынны ком белән күмәчәкбез. Эш беткәч, барысы да әйбәт булачак,–диде җирлек башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев