Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ноябрь ае гаиләбезгә чиксез кайгы алып килде -газиз әниебез Гатауллина Саимә Хуҗаҗан кызы  мәңгелеккә күзләрен йомды

Ноябрь ае гаиләбезгә чиксез кайгы алып килде: 79 яше тулган көннәрдә изгеләрдән-изге, газизләрдән-газиз әниебез Гатауллина Саимә Хуҗаҗан кызы  мәңгелеккә күзләрен йомды.

 

 Әниебез искиткеч олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше иде. Күркәм холкы, намуслы, гадел булуы, һәркемгә булдыра алганча ярдәм итүе белән кешеләр күңеленә үтеп кереп, әйбәт кеше булып истә калды ул.
Әниебез 40 елдан артык гомерен балаларга ана теле һәм әдәбияты дәресләре укытуга багышлады. Ул оста педагог, чын профессиональ белгеч, үз эшенең остасы булуы өстенә, нечкә психолог та иде. Һәрбер баланың күңеленә ачкыч таба белеп, үз фәнен яраттырды, укучыларында туган җиргә, туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Таләпчән педагог булуы өстенә, балаларның чын остазы, киңәшчесе иде, аларга олы тормышка юл күрсәтүче маяк булды. Ул һәрвакыт укучыларының уңай сыйфатларын күрә белде, шул сыйфатларны үстерү өстендә эшләп, укучыларын уңышлы шәхесләр итеп үстерде. Үз эшенең  дәвамчылары итеп, берничә буын ана теле укытучылары тәрбияләп калдырды. Хәзер алар республикабызның төрле шәһәр һәм авылларында хезмәт куялар.
Саимә Хуҗаҗан кызы бик укымышлы, зәвыклы, сәнгать сөюче шәхес, җәмәгать эшләрендә гаять  актив иде. Үзе дә бик матур җырлады, укучыларын да җырларга, биергә өйрәтте, аларда театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләде. Бәйрәм саен төрле спектакльләр өйрәнеп, авыл клубы сәхнәсендә уйный иделәр. Татарстанның халык артисткасы Резидә Төхфәтуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин да аның шәкертләре бит!
Олы хезмәтләре өчен әнием Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамоталары, күп санлы мактау хатлары белән бүләкләнде, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды.
Саимә Гатауллина балалары һәм укучылары күңелендә яраткан мөгаллимә, нур сибүче якты кояш булып истә калды. Әниебезнең авыр туфрагы җиңел, урыннары җәннәт түрләрендә булса иде!
Әниебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән, авыр чагыбызда киңәш биреп юаткан, хәлебезгә кереп авыр кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, Иске Салман мәктәбе коллективына, әниемнең хезмәттәшләренә, укучыларына, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә, коллегаларыма, район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җит-керәбез, аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез тормыш телибез.
Миләүшә 
Фәтхуллина,
Иске Салман авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев