Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сез сораган идегез. Тавыкларга ни җитми?

  Тавыкларым кышкы салкында да йомырка салып тордылар.

  Тик менә йомыркаларның кабыгы бик нәзек, кулга алырга да куркасың. Нилектән бу? Тавыкларга нәрсә ашатырга икән? Шул хакта белгеч фикерен ишетәсе иде.

Әминә Низамова,

Базарлы Матак авылы.

 

Укучыбызның соравына район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин җавап бирә:

–Кошларның азыгында кальцийның җитәрлек булмавыннан бу. Билгеле, әлеге элемент дефицитын махсус препаратлар белән дә тулыландырырга була. Шул ук вакытта проблеманы  кул астындагы әйберләр ярдәмендә дә хәл итәргә мөмкин. Беренче чиратта тавыкларга акбур кирәк. Моннан тыш, сыер асраучылар аларны эремчек белән сыйлый ала. Кошлар алдына агач көле салу да файдалы. Йомыркалар дөрес формалашсын, тавыклар аларны күбрәк салсын өчен алларында чиста җылы су  булу да зарур.

Көннәр җылынгач, кошларның эчәр суын көн дә алыштырып торыгыз. Кышын моның өчен кар файдаланырга да була, әмма  салкын карның кошларның күпмедер энергиясен алуын онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


тонкая скорлупа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев