Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Тарихи язмаларыгыз өчен рәхмәт, Роза апа!

​​​​​​​Кайберәүләрдән: “Безнең район газетасында нәрсә укырга  соң? Әле реклама, әле ниндидер таблицалар”,–дигәнне ишетәсең. Бүгенге заманда рекламасыз да булмый. Һәр материалның, шул исәптән рекламаның да үз укучысы.

 
Мин үзем районыбыз тарихы белән бәйле мәкаләләрне рәхәтләнеп укыйм. Анда бит кешеләр, төрле вакыйгалар турында күпме кызыклы мәгълүмат!
Күптән түгел “Әлки хәбәрләре”ндә Базарлы Матак урамнары турында  күләмле мәкалә басылып чыкты. Туган як тарихын өйрәнүче Роза Родионованың зур хезмәте бу. Район үзәге тарихын ул ничек кызыклы, мавыктыргыч итеп тасвирлаган.
Без бит еш кына күптән түгел булган вакыйгаларны да онытабыз. “Базарлы Матак урамнары” дигән мәкаләне укыгач байтак нәрсә хәтердә яңарды. Хәзерге социаль яклау бүлеге  урынында бүрәнә бинада Укучылар йорты урнашкан иде. Район үзәк хастаханәсе территориясе дә бик нык үзгәрде. Чүплекләр урынында, буш яткан җирләрдә күпме яңа парклар барлыкка килде. Болар бит барысы да тарих!
Роза Разаковнага тирән эчтәлекле, бик күп мәгълүматны үз эченә алган хезмәте өчен бик зур рәхмәт. Аның һаман эзләнүдә булуын, авыллар тарихын өйрәнүен беләбез, яңа язмаларын көтеп калабыз. Редакциягә дә мондый мәкаләләргә урын бирүе өчен рәхмәт. 
Ә бәлки кемдәдер Базарлы Матак тарихы белән бәйле фоторәсемнәр бардыр? Аларны күрү тагын да кызыклы булыр иде. 
Мәсгуть Камалов,
“Энергосбыт” инженер-инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев