Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әти-әнием Галимҗан белән Галия Латыйповлар турында сөйлисем килә

Кадерле газета укучылар, сезгә газиз кешеләрем – Карга авылында гомер иткән әти-әнием Галимҗан белән Галия Латыйповлар турында аз гына сөйләп бирәсем, аларга багышланган шигыремне  игьтибарыгызга тәкъдим итәсем килә.

 
Аларның икесен дә язмышлары кыерсыткан – дөньядагы тавышларны ишетүдән, күңелләрендәген тел белән әйтеп бирүдән мәхрүм, ягъни телсез-чукраклар иделәр.  Шулай булса да, алар бер-берсен табып тату гаилә кора алганнар. Шунысы гаҗәеп: әтием әнине, әнкәй әтине сүзсез аңлый иделәр. Алар бер-берсенә җиткерергә теләгәнне карашлары белән “әйтә” белә иделәр.
Әти белән әнине язмыш сынавы куркытмаган икән, югыйсә, дүрт балага гомер бирер иделәрме?! Ә алар шушы батырлыкны эшләгәннәр. Без әтидән дә, әнидән дә бары мәрхәмәтлелек һәм ярату, кадерләү һәм иркәләү тоеп үстек. Шул ук вакытта алар безне тормыш кырыслыгын җиңә белергә өйрәттеләр, укыттылар, югары белем үзләштерүдә, җәмгыятькә лаеклы хезмәт итүдә гел теләктәш булдылар.
Кызганыч, алар гүр ияләре инде. Урыннары ожмахта булсын!
Мин, олы яшьтә булсам да, газиз әниемне чиксез тирән җылылык белән сагынып искә алам, аның мөлдерәп торган күз карашын тоеп яшим. Бу сагыну күңелемдә шигырь юллары тудыра. Аларның берсен сез дә укып карагыз әле.
 
   Әнкәм күзләре

 Газиз әнкәм, телең булмаса да,
 Сүз чишмәсе – синдә күзләр бар.
 Сокланырлык тиңсез күзләреңдә
 Минем өчен кыйммәт сүзләр бар.

  Язмышыңны кайчак әрләсәм дә,
  Мәрхәмәте әмма бар икән.
  Уйчан күзләр биргән, мәхәббәттә-
  Әткәй белән тиңдәш пар иткән.

  Кыен чаклар була...
  Шул мәлләрдә
  Күзләреңнән синең көч алам.
  Карашыңнан изге киңәш аңлыйм:
 –Син бирешмә, улым, түз, балам!

  Күз карашың тирән, Галәм кебек,
  Сыйган күпме йолдыз җылысы...
  Минем өчен синең караштан да
  Юк учакның якты, нурлысы.
       Мансур Латыйпов.
       Карга авылы – Казан шәһәре.

Редакциядән: Мансур ага Латыйпов озак еллар Казанның “Оргсинтез” заводында эшләгән, җаваплы урыннар биләгән. Әлки районы авылларын газлаштыру башлангач, суүткәргечләрне алыштыруга керешкәч, якташыбыз бу максатлар өчен полиэтилен торбалар кайтаруда бик зур ярдәм күрсәтте.
Мансур ага туган ягы белән элемтәләрен өзми, Әлки төбәгендә булган үзгәрешләр, яңалыклар белән кызыксынып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев