Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әлки районы: Урамыбызга сикертмә кирәк

Без район үзәгендә Җиңүнең 40 еллыгы урамында яшибез. Урамыбыз бик озын.

 Балалар күп, кайсы мәктәпкә, гимназиягә, кайсы бакчага йөри. Урамыбызда асфальт юл, анысы бик рәхәт. Әмма шушы тигез юлдан автомобильләрнең бернинди чикләүләргә карамыйча “очып” йөрүләре борчуга сала. Аларны әзрәк “йөгәнләү” өчен юлда ясалма сикертмәләр эшләп булмас микән? Дөрес, урам башында, Нәби Дәүли исемендәге гимназия каршында андый сикертмә бар, аны башка урыннарда да ясыйсы иде. 

Наилә.

 

Әлеге үтенечне без район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Илнур Юсуповка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

–Урам юлларына ясалма сикертмә төзү өчен аның нигезле сәбәбе булырга тиеш. Әйтик, мәктәп, балалар бакчасы яныннан узучы юлларга без берсүзсез шундый сикертмәләр урнаштыру ягында. Шулай ук халык мөрәҗәгате буенча да андый сикертмәләр ясату турында карар кабул итү мөмкин. Мондый мөрәҗәгатьләрне юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясендә карыйбыз. Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча кергән мөрәҗәгатьне дә комиссиянең киләсе утырышы көн тәртибенә кертербез. Финанс мөмкинлекләреннән чыгып һәм әлеге урам юлына ясалма сикертмә урнаштыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуын анализлап, карар кабул ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев