Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

15 гыйнварда Түбән Әлкидә яшәүче әтиебез Сабиров Ринат Нурми улы матур юбилеен – 65 яшьлеген билгеләп үтә

15 гыйнварда Түбән Әлкидә яшәүче әтиебез Сабиров Ринат Нурми улы матур юбилеен - 65 яшьлеген билгеләп үтә. Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән барыбыз да ихластан котлап, иң җылы теләкләребезне юллыйбыз. Син кешелекле, игелекле, туганнарны туган итеп, кадерләп, хөрмәтләп яшисең. Рәхмәт сиңа безнең янәшәбездә булганың, безне сөендереп яшәгәнең, ярдәмең өчен. Һәр...

15 гыйнварда Түбән Әлкидә яшәүче әтиебез Сабиров Ринат Нурми улы матур юбилеен - 65 яшьлеген билгеләп үтә.

Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән барыбыз да ихластан котлап, иң җылы теләкләребезне юллыйбыз. Син кешелекле, игелекле, туганнарны туган итеп, кадерләп, хөрмәтләп яшисең. Рәхмәт сиңа безнең янәшәбездә булганың, безне сөендереп яшәгәнең, ярдәмең өчен. Һәр яңа көн сиңа бары шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелең тыныч, гомерең бәхетле үтсен. Әниебез белән тигезлектә сау-сәламәт булып, барыбызны да сөендереп, ихтирамыбызны тоеп озын гомер кичерсәгез иде. Алга таба да шулай бергә бердәм булып, тату гаилә кочагында яшәргә язсын.

Изге теләкләр белән балаларың Радик-Гөлнара, Миләүшә, оныкларың Рәим, Рифат, Нияз, Диана, әниебез Сания һәм кодагыең да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев