Реклама
24 гыйнварда Базарлы Матакта яшәүче классташыбыз, дустыбыз Бибисәйдә Гарәфетдин кызы Сәйфуллина күркәм юбилеен билгеләп узды. Ул бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Бүген дә укучылары арасында, яраткан эшенә тугырылыклы булып калды. Дустыбыз Бибисәйдә уңган хуҗабикә, искиткеч әйбәт дус та ул. Сәламәтлек, имин матур тормыш телибез сиңа. Һәрчак бүгенгедәй...
24 гыйнварда Базарлы Матакта яшәүче классташыбыз, дустыбыз Бибисәйдә Гарәфетдин кызы Сәйфуллина күркәм юбилеен билгеләп узды. Ул бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Бүген дә укучылары арасында, яраткан эшенә тугырылыклы булып калды. Дустыбыз Бибисәйдә уңган хуҗабикә, искиткеч әйбәт дус та ул. Сәламәтлек, имин матур тормыш телибез сиңа. Һәрчак бүгенгедәй ачык йөзле, киң күңелле, яшь һәм чибәр булып кал. Алга таба да шулай аралашып, ярдәмләшеп, бер-беребезне онытмыйча яшик.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз