Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Александр Никошин әлкилеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый

Рәхмәт сезгә, Җиңү солдатлары! Сугыш - ил өстенә ишелеп төшкән, шәһәр, авылларны яндырып көл иткән афәт, һәр гаиләнең, һәр кешенең бүгенгесен җимереп, киләчәккә өметләрен өзгән чиксез кайгы. Сугыш - миллионнарның Ватанын, азатлыгын яклап яуга күтәрелүе, ут астына керүе, тылда фидакарь хезмәте. Сугыш - толларның ачы хәсрәте, ятимнәрнең мәңге кипмәс күз...

Рәхмәт сезгә, Җиңү солдатлары!
Сугыш - ил өстенә ишелеп төшкән, шәһәр, авылларны яндырып көл иткән афәт, һәр гаиләнең, һәр кешенең бүгенгесен җимереп, киләчәккә өметләрен өзгән чиксез кайгы.
Сугыш - миллионнарның Ватанын, азатлыгын яклап яуга күтәрелүе, ут астына керүе, тылда фидакарь хезмәте. Сугыш - толларның ачы хәсрәте, ятимнәрнең мәңге кипмәс күз яше… Шуңа да Җиңүнең кыйммәте бәяләп бетергесез, шуңа да Бөек Җиңү бәйрәме 9 Май һәрберебез өчен кадерле, дулкынландыргыч.
Хөрмәтле әлкилеләр! Бүген без 1941-45 нче елларда Бөек Ватан сугышында Совет халкының фашист илбасарларын җиңүенә 70 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу көннәрдә һәйкәл-обелисклар янына җыелып, ул дәһшәтле елларны искә төшерәбез, фронтта һәлак булган авылдашларыбыз алдында баш иябез, ул Җиңүгә өлеш керткән өлкән буынга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Дүрт елга сузылган, кешелек тарихына иң куркыныч, иң күп корбаннарга китергән вакыйга буларак кереп калган сугышта халкыбыз тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, газиз Ватанын ничек яратуын, азатлыкка ни дәрәҗәдә омтылуын раслады. Җиңүчеләр буыны, мәңгелек дан сезгә!
Хөрмәтле ветераннар, райондашлар! Һәммәгезне олуг бәйрәм белән котлыйм. Һәр гаиләгә, һәр әлкилегә иминлек, хезмәт уңышлары, бәхет телим. Илебез азат, тормышыбыз тыныч булсын иде.
Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев