Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Базарлы Матакта яшәүче Гайнуллин Гарифулла Идият улы бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Базарлы Матакта яшәүче иң кадерле, яраткан кешебез Гайнуллин Гарифулла Идият улы 18 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез! Син елның иң матур чорында - табигать аклыкка төренгән мәлендә дөньяга килгәнсең. Шуңа күрә синең күңелең дә ак-кардай чиста, саф. Әтиебез - чын хезмәт кешесе. 23 ел буе районда юллар төзү...

Базарлы Матакта яшәүче иң кадерле, яраткан кешебез Гайнуллин Гарифулла Идият улы 18 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлебез! Син елның иң матур чорында - табигать аклыкка төренгән мәлендә дөньяга килгәнсең. Шуңа күрә синең күңелең дә ак-кардай чиста, саф. Әтиебез - чын хезмәт кешесе. 23 ел буе районда юллар төзү оешмасы җитәкчесе булып эшләде. Күперләр, юллар төзүдә бөтен тырышлыгын, көчен, осталыгын куеп, яраткан хезмәтен җиренә җиткереп башкарды, райондашларның ихтирамын казанды. Әтиебез тормышта да ныклы таянычыбыз, зирәк киңәшчебез. Уо кайгыртучан ата һәм гаилә башлыгы. Аның белән без үзебезне яклаулы, ышанычлы хис итәбез. Әтиебез - иң кадерле, иң якын кешебез. Барлык яхшылыкларың, безнең хакка куйган хезмәтләрең өчен рәхмәт сиңа, әти. Гомер бәйрәмең белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек телибез сиңа. Әни белән тигезлектә безнең яратуыбызны һәм хөрмәтебезне тоеп, сөенечле озын гомерләр кичерегез. Кадерле әти-әни, дәү әти-дәү әни булып яшәгез.

Котлы булсын, әти, 70 яшең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Өебез нурлы, барыбыз бәхетле.

Җылы теләкләр һәм ихтирам белән әниебез Флера, балаларың Ленар-Светлана, Илнар-Гөлназ, Алия-Фәрит, оныкларың Эльвина, Айзилә, Айзат, Фәнил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев