Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Базарлы Матакта яшәүче әтиебез Низаметдинов Җәмил Кирам улының бүген юбилее

Базарлы Матакта яшәүче яраткан әтиебез Низаметдинов Җәмил Кирам улының 25 июньдә юбилее, аңа 60 яшь тула.

Кадерле әтиебезне туган көне белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы, кеше-лекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы телибез. Балалар игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Табигатьнең иң саф, чиста чагы -
Яшел уҗым болын, кырларда.
Күз тимәсен холкың-фигылеңә,
Безгә рәхәт җирдә син барда.
Сөйкемле карашың кояшка тиң,
Бар тормышны нурга күмәсең,
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең,
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер,
Тыныч тигез картлык
Тели сиңа туганнарың һәм кыз-улларың.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илсөяр, балаларың Ләйсән, Ленар, киявең Руслан, оныгың Ясминә. Бу теләкләргә дәү әтиебез Ислам да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев