Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген хезмәттәшебез Гөлсинә Марс кызы Шәйхетдинова үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә

Хезмәттәшебез, редакциянең реклама буенча белгече Гөлсинә Марс кызы Шәйхетдинова 4 февральдә гомер бәйрәмен - алтын юбилеен билгеләп үтә. Ә җәй уртасында аның безнең коллективта эшли башлавына 30 ел була.

Алпар кызы Гөлсинә мәктәпне бетергәч, үзенә бөтенләй башка һөнәр сайлый, берничә ел Казанда эшли. Ләкин туган як үзенә тарткандыр, бирегә әйләнеп кайта, "Коммунизм юлы" газетасы типографиясенә эшкә килә. Мөгаен, очраклы адым булмагандыр бу яшь кыз өчен. Чөнки аның дәү әтисе Мингәрәй район газетасының актив хәбәрчесе булган бит. Гөлсинә хәреф җыючы һөнәрен үзләштерә.
Бу һич ансатлардан түгел - зур түземлек, сабырлык сорый торган эш. Берничә елдан, белемле, игътибарлы булуын искә алып, Гөлсинә Марсовнаны корректор итеп билгелиләр. Хәзер инде ул газета битләренең сыйфатлы, матур, ә текстның хатасыз чыгуы өчен җавап
бирә. Һәм бу эшен дә җиренә җиткереп башкара.
Соңгы елларда исә хезмәттәшебез реклама буенча белгеч булып эшли: белдерүләр, рәхмәт хатлары, котлаулар аның контролендә. Гөлсинә Марсовнаның тырышлыгы белән район газетасы укучыларыбыз өчен кирәкле һәм файдалы мәгълүмат белән баетыла.
Гөлсинә гаилә тормышында да бәхетен тапкан, ире Рәгип белән бер-берсе өчен өзелеп торалар, аңлашып, хөрмәт итешеп яшиләр. Аларның дуслары күп, туганнары аһ итеп тора.
Хөрмәтле Гөлсинә Марсовна! Матур юбилеең белән сине! Чын күңелдән тәбрикләп, нык исәнлек, сөенечле вакыйгаларга бай озын гомер, бәхет, иминлек телибез. Алда сине һәрчак уңышлар, шатлык, бәхет каршылап торсын.
"Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев