Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген кадерле әниебез Мөбәракшина Гөлчәчәк Мөкатдир кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

21 мартта Чиябаш авылында яшәүче кадерле әниебез Мөбәракшина Гөлчәчәк Мөкатдир кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әниебез бик мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, уңган хуҗабикә, әтиебезнең ышанычлы гомер юлдашы. Өебезнең якты нуры, җылылык чыганагы, безнең таянычыбыз, акыллы киңәшчебез дә ул. Үрнәк әни булуың өчен бик зур рәхмәт...

21 мартта Чиябаш авылында яшәүче кадерле әниебез Мөбәракшина Гөлчәчәк Мөкатдир кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әниебез бик мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, уңган хуҗабикә, әтиебезнең ышанычлы гомер юлдашы. Өебезнең якты нуры, җылылык чыганагы, безнең таянычыбыз, акыллы киңәшчебез дә ул. Үрнәк әни булуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.
Кадерлебез! Сиңа язгы кояш нурларының җылысын, саулык, имин тормыш, гаилә бәхете телибез. Йөзеңнән бәхетле елмаю сүнмәсен, киләчәк көннәрең сөенеч белән тулып торсын. Гаиләбездә һәрчак бүгенгедәй татулык, ярату, хөрмәт хөкем сөрсен. Өебезнең яме, гаиләбезнең күрке булып, безнең игелегебезне күреп, оныкларыңны яратып-сөеп, әти белән пар канатлар булып, рәхәт, матур тормышта озын-озак гомер итәргә язсын.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Гел шатлыкта гомер кичер син.
Сине яратып әтиебез, балаларың Айрат-Гөлүсә, Рәмис-Динә, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев