Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген кадерле әниебез Зәйдуллина Миңнегөл Әхмәт кызының туган көне

5 апрель - безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм көне. Әхмәт авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйдуллина Миңнегөл Әхмәт кызының туган көне - алтын юбилее. Кадерлебез, газизебез! Сине чын күңелдән тәбрик итәбез. Бөтен йөрәгебез белән сиңа зур бәхет, шатлык-лар, уңышлар, иминлек һәм иң әһәмиятлесе - ныклы сәламәтлек, безнең белән янәшәдә, тигезлектә озын...

5 апрель - безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм көне. Әхмәт авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйдуллина Миңнегөл Әхмәт кызының туган көне - алтын юбилее.
Кадерлебез, газизебез! Сине чын күңелдән тәбрик итәбез. Бөтен йөрәгебез белән сиңа зур бәхет, шатлык-лар, уңышлар, иминлек һәм иң әһәмиятлесе - ныклы сәламәтлек, безнең белән янәшәдә, тигезлектә озын гомер кичерүеңне телибез. Безне эчкерсез яратуың, безнең хакта кайгыртуың, күңел җылың, мәрхәмәтең өчен зур рәхмәт сиңа. Янәшәбездә син булганда тормышыбыз якты һәм матур, үзебез бәхетле. Әни! Без сине бик яратабыз, югары бәялибез, синең белән горурланабыз. Киләчәктә дә шулай әтиебез белән бәхетле, имин тормышта бер-берегезне хөрмәт итеп, тигезлектә, муллыкта яшәргә Ходай насыйп итсен.
Әнкәй! Без телибез сиңа теләкләрнең
Иң матурын һәм иң олысын.
Тоеп яшә безнең арабызда
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Шатлык, куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Иң изге теләкләр юллап әтиебез Рәмис, балаларың Лилия-Сергей, Гөлинә, оныгың Тимур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев