Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген әниебез Хәйретдинова Гөлшат Габбас кызының 50 яшьлек юбилее

6 май көнне Үргәгар авылында яшәүче яраткан әниебез Хәйретдинова Гөлшат Габбас кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез, ни генә әйтсәк, ни генә теләсәк тә аз булыр кебек сиңа. Чөнки син иң гадел укытучы, сабыр килен, яхшы хатын, балаларыңа иң яхшы әни һәм дус бит! Без өйгә кайтып кергәч, тәмле бәлешләрең, бакча тулып үскән гөл-чәчәкләрең безне каршы алган өчен, әтиебез белән бергә һәркемгә үрнәк булырдай чын гаилә корган өчен, кирәкле киңәшләрең, яхшы кеше итеп безне сөеп үстергән өчен зур-зур рәхмәт сиңа. Гел шулай әти белән күзгә-күз карашып, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез, һәрчак шат, киң күңелле булып калыгыз. Булган олы мәхәббәтегез тагын озак еллар сүрелмәсен иде.
Эх, әни, синең җылы карашларың, назлы кулларың һәм кочагың безгә ничә яшьтә булсак та бик кирәк әле. Елмаюың алсу йөзеңнән бер дә китмәсен! Безнең күңелләребезне җылытучы, юлларыбызны яктыртучы кояшыбыз бит син! Әни, без синең алда баш иябез, яратабыз! Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа!
Нигә генә тиңлик икән сине?
Син бит, әни,
Тормышыбызның тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреннән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер үзәге.
Кояш дисәм, кояштан да кайнар,
Аем дисәм, айдан яктырак!
Бу дөньяның тиңсез байлыгы син,
Юктыр берни синнән затлырак.
Син, әнием, тиңсез! Тиңсез йолдызга,
Йолдызлар бит бер мәл атыла.
Син атылмас якты нур безнең
Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына!
Иң изге теләкләр һәм ихтирам белән ике әниең, әтиебез Фиргать, балаларың Фәнис-Лилия, Илнур-Гөлназ, оныкларың Әминә, Әдилә. Шулай ук бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев