Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген әниебез Залялова Мөнәвәрә Габбас кызының олы юбилее – 55 яшь тулган көне

17 февральдә Базарлы Матак авылында яшәүче әниебез Залялова Мөнәвәрә Габбас кызының олы юбилее - 55 яшь тулган көне. Бу кадерле кешебезгә карата ихлас ярату һәм тирән рәхмәт хисләребезне сүзләр белән генә тапшырып бетереп булмас кебек. Кадерле әниебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, ныклы таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз,...

17 февральдә Базарлы Матак авылында яшәүче әниебез Залялова Мөнәвәрә Габбас кызының олы юбилее - 55 яшь тулган көне.
Бу кадерле кешебезгә карата ихлас ярату һәм тирән рәхмәт хисләребезне сүзләр белән генә тапшырып бетереп булмас кебек. Кадерле әниебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, ныклы таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килдең, язмыш сине сынамады түгел, сынады, әле дә сыный! Ләкин син сынмыйча-сыгылмыйча, безгә, туганнарга сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек күрсәтеп яшисең! Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле син. Рәхмәт сиңа, әнкәй, ачык йөзең, тәмле сүзең, изге догаларың өчен.
Әнкәй! Бу юбилеең - тормышыңның ике бишлесе - барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Ходай сиңа корычтай нык саулык бирсен, гомерең озын, гаиләбез имин, тормышыңның һәр көне шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын. Киләчәктә дә шулай гаиләбезнең якты кояшы булып, бергә-бергә рәхәтләнеп, гөрләшеп яшәсәк иде.
Иң изге теләкләр белән улың Риназ, кызың Гөлназ, киявең Илвир, оныгың Шамил, кодагыең Рәмзия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев