Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген Садретдинова Гөлкәй Фоат кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

20 мартта кызым, сеңелебез, апабыз Садретдинова Гөлкәй Фоат кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул гомере буе районда җаваплы эшләрдә эшләп, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкаручы белгеч, өендә ике улының ышанычлы терәге, ирен җил-давыллардан саклап, хөрмәт итеп яшәүче алтын куллы хатын-кыз, безнең өчен акыллы киңәшче, ярдәмчел, киң күңелле туган. Кадерлебез!...

20 мартта кызым, сеңелебез, апабыз Садретдинова Гөлкәй Фоат кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул гомере буе районда җаваплы эшләрдә эшләп, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкаручы белгеч, өендә ике улының ышанычлы терәге, ирен җил-давыллардан саклап, хөрмәт итеп яшәүче алтын куллы хатын-кыз, безнең өчен акыллы киңәшче, ярдәмчел, киң күңелле туган.
Кадерлебез! Без сине күркәм юбилеең белән котлап, нык исәнлек, сөенечле озын гомер, мул тормыш телибез. Җизни белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, туганнар белән бергә гөрләшеп яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән әниебез, апаң, энең гаиләләре һәм балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев