Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген сөекле әниебез Хафизова Люция Кәмил кызының 50 яшьлек юбилее

Базарлы Матакта яшәүче иң якын, иң хөрмәтле кешебез - сөекле әниебез Хафизова Люция Кәмил кызының 6 апрельдә 50 яшьлек юбилее. Әниебез безнең өчен бердәнбер, иң кадерле, олы зат. Әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык,...

Базарлы Матакта яшәүче иң якын, иң хөрмәтле кешебез - сөекле әниебез Хафизова Люция Кәмил кызының 6 апрельдә 50 яшьлек юбилее. Әниебез безнең өчен бердәнбер, иң кадерле, олы зат. Әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы үрнәк. Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Кечкенәдән әти назын да тоя алмыйча, ятимлектә үсә. Язмыш сынауларына карамастан, әниебез сынмаган, сыгылмаган. Әни, күр син, янәшәңдә нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, хезмәт, сабырлык нәтиҗәсе! Әни! Сиңа киләчәгеңнең бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларың тормышка ашсын, әти янәшәсендә саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын!
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Әмир, балаларың, кияүләрең, оныкларың, әти-әниләрең, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев