Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Чуаш Кичүе авылында гомер кичерүче кадерле әтиебез Низамов Идрис Вәгыйзь улының бүген 80 яшьлек юбилее

Чуаш Кичүе авылында гомер кичерүче кадерле, газиз әтиебез Низамов Идрис Вәгыйзь улының 28 гыйнварда 80 яшьлек юбилее. Әтиебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, юбилеең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, без балаларың,...

Чуаш Кичүе авылында гомер кичерүче кадерле, газиз әтиебез Низамов Идрис Вәгыйзь улының 28 гыйнварда 80 яшьлек юбилее.
Әтиебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, юбилеең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, без балаларың, туганнарың, оныкларың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 80 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, ятимлек ачысын татыгансың, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек, җан тынычлыгы бирсен.
Маңгаеңда сырлар - үткән еллар,
Борчуларың эзе - ак чәчең.
Барлык балаларың рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең.
Без бәхетле, әткәй, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 80 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән әниебез Зөлфия, улың Илһам, киленең Альбина, оныкларың Илсаф, Илнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев