Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Социаль хезмәткәрләр көне белән!

Бүген социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин аларга котлау юллады. "Сезгә зур җаваплылык, миһербанлык, түземлелек сорый торган бурыч йөкләнә. Сез авыр хәлдә калган кешеләр янәшәсендә булып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәсез, тормышларын, көнкүрешләрен җайга салырга булышасыз. Катлаулы хәлгә юлыккан райондашларыбыз өчен сезнең җылы сүзегез дә,...

Бүген социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин аларга котлау юллады.

"Сезгә зур җаваплылык, миһербанлык, түземлелек сорый торган бурыч йөкләнә. Сез авыр хәлдә калган кешеләр янәшәсендә булып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәсез, тормышларын, көнкүрешләрен җайга салырга булышасыз. Катлаулы хәлгә юлыккан райондашларыбыз өчен сезнең җылы сүзегез дә, игелекле гамәлләрегез дә, аларның хәлләренә керүегез, игътибарыгыз, ихлас мөнәсәбәтегез дә бик мөһим. Кешеләр өчен бик кирәкле бу хезмәтегезне алга таба да тырышлык һәм намус белән башкарсагыз иде. Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, сезгә эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек телим", дигән сүзләр бар район җитәкчесе котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев