Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Район мәгариф идарәсе, фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профкомы, тәрбиячеләрне, ветеран тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйлар. Тәрбияче бик күп вазыйфаларны үз эченә ала торган хезмәт. Ул тәрбияче дә, психолог та, ата-ана да... Шуңа да тәрбияче, иң беренче чиратта, тирән белемле, олы йөрәкле, балаларны чын күңеленнән яратырга, аларны аңлый белергә...

Район мәгариф идарәсе, фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профкомы, тәрбиячеләрне, ветеран тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйлар. Тәрбияче бик күп вазыйфаларны үз эченә ала торган хезмәт. Ул тәрбияче дә, психолог та, ата-ана да... Шуңа да тәрбияче, иң беренче чиратта, тирән белемле, олы йөрәкле, балаларны чын күңеленнән яратырга, аларны аңлый белергә тиеш. Шул вакытта гына самими, саф сабый бала күңеленә ачкыч табып була. Киләчәк буынны тәрбияләүне без, хөрмәтле тәрбиячеләр, сезгә ышанып тапшырабыз. Безнең балалар бакчаларында үз эшләренә бирелгән, намуслы, тырыш, тәҗрибәле педагог-тәрбиячеләр генә эшли. Рәхмәт сезгә шундый олы хезмәтегез өчен. Бәйрәмегез уңаеннан, сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете телибез. Ансат булмаган, изге һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев