Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Элекке хезмәттәшебез Гыйльметдинова Мәдинә Әхмәтвәли кызын юбилее белән тәбриклибез

Элекке хезмәттәшебез Гыйльметдинова Мәдинә Әхмәтвәли кызын күркәм юбилее белән ихластан тәбриклибез. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге район газетасы белән бәйле булды. Искиткеч тырыш, белемле, олы җаваплылык хисенә ия, кешеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел Мәдинә апа белән бергә эшләгән елларны гел сагынып искә алабыз, аның белән һаман элемтәдә торабыз. Шөкер, Мәдинә апа бик...

Элекке хезмәттәшебез Гыйльметдинова Мәдинә Әхмәтвәли кызын күркәм юбилее белән ихластан тәбриклибез. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге район газетасы белән бәйле булды. Искиткеч тырыш, белемле, олы җаваплылык хисенә ия, кешеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел Мәдинә апа белән бергә эшләгән елларны гел сагынып искә алабыз, аның белән һаман элемтәдә торабыз. Шөкер, Мәдинә апа бик бәхетле кеше. Җәмәгате Рафаэль абый, балалары, оныклары, туганнары аның өчен аһ итеп торалар, яратып, хөрмәтләп яшиләр. Бу бәхете гомерлек булсын иде.

Мәдинә апа! Сиңа һәм якыннарыңа иң мөһиме -нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин матур тормыш телибез. Тигезлектә, муллыкта балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.

"Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев