Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әлки районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

28 июльдә билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады. "Һәр мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын - Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм игелек, шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Рамазан аенда байтак райондашларыбыз ураза тотты, хәрәмнәрдән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк...

28 июльдә билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады.


"Һәр мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын - Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм игелек, шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Рамазан аенда байтак райондашларыбыз ураза тотты, хәрәмнәрдән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышты. Мәчетләребездә тәравих намазлары укылды. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәммәгезне дә Ураза гаете белән ихластан тәбрик итәм. Бу олуг бәйрәм иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, бәрәкәтле тормыш телим",-дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев