Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне бәйрәмнәр белән тәбрик итте

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне шушы бәйрәмнәр белән тәбрик итте. "Календарьга истәлекле дата булып кереп калган бу ике вакыйга арасында дүрт гасыр тирәсе вакыт ята. Әмма алар ил тарихында мөһим урын алып тора, тирән...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне шушы бәйрәмнәр белән тәбрик итте.
"Календарьга истәлекле дата булып кереп калган бу ике вакыйга арасында дүрт гасыр тирәсе вакыт ята. Әмма алар ил тарихында мөһим урын алып тора, тирән мәгънәгә ия. Халыкларның территориаль һәм сәяси бәйсезлеккә омтылышы, үткәненә хөрмәте, туган иленә мәхәббәте, киләчәген кайгыртуы чагыла әлеге бәйрәмнәрдә. Хөрмәтле райондашлар! Без катлаулы, әмма бик күп мөмкинлекләргә ия чорда яшибез. Үз хезмәтебез белән Ватаныбыз Россияне, республикабыз Татарстанны үстерүгә, ныгытуга өлеш кертергә тырышабыз, ил-көн тыныч, имин булсын дигән теләк белән яшь буынны - улларыбыз һәм кызларыбызны лаеклы гражданнар итеп тәрбияләргә омтылабыз. Уңышлар юлдаш булсын безгә. Һәр әлкилегә исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете телим. Бәйрәмнәр котлы булсын",- диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев