Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Хәйретдинов Фиргать Зөфәр улының 13 гыйнварда 55 яшьлек юбилее

Үргәгар авылында яшәүче әтиебез Хәйретдинов Фиргать Зөфәр улының 13 гыйнварда гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, горурланырлык ул, әти һәм ир. Син акыллы киңәшчебез, тормышта ныклы терәгебез. Әтиебез син олысына да, кечесенә дә кешелекле, ярдәмчел, игелекле һәм абруйлы киңәшче, сабыр холыклы, олы йөрәкле, шуңа...

Үргәгар авылында яшәүче әтиебез Хәйретдинов Фиргать Зөфәр улының 13 гыйнварда гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, горурланырлык ул, әти һәм ир. Син акыллы киңәшчебез, тормышта ныклы терәгебез. Әтиебез син олысына да, кечесенә дә кешелекле, ярдәмчел, игелекле һәм абруйлы киңәшче, сабыр холыклы, олы йөрәкле, шуңа күрә дә туганнарың һәм дусларың арасында иһтирам казанасың. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә корычтай нык сәламәтлек, әниебез Гөлшат белән гаилә иминлегендә, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Без Сине бик яратабыз.

Әтиебезнең игезәге - Рәфкать абыебызны да юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа да иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Әти, син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез!

Изге теләкләр белән Фәнис-Лилия, Гөлназ-Илнур, оныкларың Әминә, Әдилә. Бу теләкләргә әниебез Гөлшат, дәү әниләребез, кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев