Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Әнҗерә авылында гомер итүче әниебез Сафина Фәрдия Әхмәдулла кызына бүген 85 яшь тула

    Иске Әнҗерә авылында гомер итүче сөекле әниебез Сафина Фәрдия Әхмәдулла кызының 21 гыйнварда күркәм юбилее - аңа 85 яшь тула. Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, балаларым дип, өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, без балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын...

    Иске Әнҗерә авылында гомер итүче сөекле әниебез Сафина Фәрдия Әхмәдулла кызының 21 гыйнварда күркәм юбилее - аңа 85 яшь тула.
    Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, балаларым дип, өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, без балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әти белән тигезлектә, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
    Котлы булсын, әни, туган көнең,
    Озак яшә, бул син бәхетле.
    Яныбызда син булганда гына
    Өебез нурлы, барыбыз бәхетле.
    Иң изге теләкләр белән әтиебез Марат, улың Рамил, киленең Рузилә, оныкларың Рәсим, Зилә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: