Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Җитәкчебез Дамир Әсхәт улы Шәйхетдинов үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте

Җитәкчебез Дамир Әсхәт улы Шәйхетдинов 23 гыйнварда үзенең күркәм юбилеен - 45 яшьлеген билгеләп үтте. Ул районыбызда иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе. Аның шәхси предприятиесе елдан-ел киңәя, куәтләнә бара. Коллективыбыз зур, тату, монда йөзләгән кеше хезмәт куя. Дамир Әсхәтовичка һәркемнең мең төрле йомышы төшә, көн дәвамында күпсанлы проблемаларны хәл итәргә,...

Җитәкчебез Дамир Әсхәт улы Шәйхетдинов 23 гыйнварда үзенең күркәм юбилеен - 45 яшьлеген билгеләп үтте. Ул районыбызда иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе. Аның шәхси предприятиесе елдан-ел киңәя, куәтләнә бара. Коллективыбыз зур, тату, монда йөзләгән кеше хезмәт куя. Дамир Әсхәтовичка һәркемнең мең төрле йомышы төшә, көн дәвамында күпсанлы проблемаларны хәл итәргә, һәр эшне җайга салырга туры килә бит аңа. Халык белән бергә, аңлашып эшли җитәкчебез. Шуңа да без аның хезмәтен югары бәялибез, хөрмәт итәбез. Шәфкатьле, игелекле булганы өчен ихлас рәхмәтләребезне әйтәбез.
Хөрмәтле Дамир Әсхәтович! Сез бик тырыш, эшлекле, булдыклы җитәкче. Халык арасында дәрәҗәле, абруйлы. Гомер бәйрәмегез белән кайнар котлап, үзегезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, имин мул тормыш, тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.
Тормышыгызда ирешкәннәр
Бар да килгән хезмәт белән.
Яшәгез мәңге исәнлектә,
Ихтирам һәм хөрмәт белән.
"ШЭ Шәйхетдинов Д.Ә." коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев