Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Кадерле әниебез Галиева Луиза Дамир кызы 28 февральдә күркәм юбилеен билгеләп үтте

Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Галиева Луиза Дамир кызы 28 февральдә күркәм юбилеен билгеләп үтте. Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни - безнең өчен иң кадерле, иң якын, иң газиз кешебез. Әни безне...

Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Галиева Луиза Дамир кызы 28 февральдә күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әни - безнең өчен иң кадерле, иң якын, иң газиз кешебез. Әни безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме бәхетләр, куанычлар кичергән кеше. Әни - һәркөнне күңел җылысын бирүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы үрнәк. Әни - балаларым, оныкларым, дип өзелеп яшәүче иң сөекле кешебез.
Әнкәй, без сиңа карап сокланабыз, синең белән горурланабыз. Рәхмәт, барлык яхшылыкларың өчен. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безне сөендереп, уңышларыбызга куанып озын-озак бергәләп яшәргә язсын. Гомер юлыңда бары тик уңышлар, сөенечләр, шатлыклар гына юлдаш булсын. Без сине барыбыз да бик яратабыз, син янәшәбездә булганга куанып яшибез.
Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Гел елмаеп, сөенеп яшә, әни,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзләреңдә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Сине яратып улың Ленар, киленең Ләйсән, оныкларың Кәрим, Самирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев