Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Карамалы авылында яшәүче туганыбыз Даутов Замирны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

12 апрельдә Карамалы авылында гомер итүче туганыбыз Даутов Замирның гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.

Замир! Матур тормыш, сәламәтлек теләп, юбилеең белән котлыйбыз, шатлык белән озын гомер сиңа телибез. 60 ел үтеп китте диеп уфтанма әле, Замир, кайгырма; башланмаган дистәләрне башлап, озак яшә җирдә, картайма. Төрле чакны күрдең баҗай, йөрәгеңдә күптер яра да, киңәшчебез, терәгебез булып озак яшә безнең арада. Туганыбыз Гөлсинә белән пар имәннәр кебек яшәгез сез, гомер буе шулай гөрләшеп. Канатларын җәеп фәрештәләр яманлыктан сезне сакласын. Аллаһы Тәгалә үзе юлдаш булсын, юлыгызны бәхет капласын. Булган малларыгызның, буласы малларыгызның, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп, аларның уңышларына сөенеп яшәгез.
Иң изге теләкләр белән сине хөрмәт итеп Әһлиевлар, Галимовлар, Низамовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев