Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Кызыбыз Минһаҗева (Хаҗиева) Фәнүсә Сәяф кызының 55 яшьлек юбилее

Ямьле Актаныш ягында туып, бүгенге көндә Әлки районы Карга авылында яшәүче кызыбыз Минһаҗева (Хаҗиева) Фәнүсә Сәяф кызының 1 августта 55 яшьлек юбилее. Кызыбыз Фәнүсә! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомер агышында бүген иң матур, бәхетле мизгел, тормыш кояшың балкыган мәле. Кадерле кыз, тугрылыклы тормыш юлдашы, назлы...

Ямьле Актаныш ягында туып, бүгенге көндә Әлки районы Карга авылында яшәүче кызыбыз Минһаҗева (Хаҗиева) Фәнүсә Сәяф кызының 1 августта 55 яшьлек юбилее.
Кызыбыз Фәнүсә! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомер агышында бүген иң матур, бәхетле мизгел, тормыш кояшың балкыган мәле. Кадерле кыз, тугрылыклы тормыш юлдашы, назлы әни һәм дәү әни син. Тормышта үз кыйблаңны табып, кешеләрне яратып яшәвең соклану уята. Тырышлыгың, куйган хезмәтең хөрмәткә лаек. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлекләр телибез. Пар канатың - киявебез Рамил белән тигезлектә, муллыкта балаларың куанычларына сөенеп, игелекләрен күреп яшәгез.
Әле кайчан гына ялан тәпи
Казлар кудың елга буенда.
Иркен аланнарны мәйдан итеп,
Җыр җырладың Сабан туенда.
Укыттың да, җитәкләдең мәктәбен дә,
Сөйләдең син лекциясен, докладын да.
Кеше өчен янып-көеп яшәү уе
Фәкать синдәй киң күңелле кызда гына.
55 яшь синең өчен бөтенләй чут та түгел,
100 гә җитсен кызыбыз дип, сөенә күңел.
Актаныштан әтиең, әниең, барлык туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев