Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән Фердинат Дәүләтшиннан котлау

12 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшиннан котлау алынды. Әлеге котлауда мондый сүзләр бар: "Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Иген игеп, терлекчелек тармагы продукциясе җитештереп, сез туган илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәсез, ягъни һәр ватандашыбызның өстәлендә күпереп пешкән хуш...

12 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшиннан котлау алынды.
Әлеге котлауда мондый сүзләр бар: "Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Иген игеп, терлекчелек тармагы продукциясе җитештереп, сез туган илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәсез, ягъни һәр ватандашыбызның өстәлендә күпереп пешкән хуш исле икмәк, тәнгә көч бирерлек югары сыйфатлы ит-сөт ризыклары, яшелчә һәм җиләк-җимеш җитәрлек булсын дип тырышасыз. Үз эшегезгә зур җаваплылык белән караганыгыз, аны җиренә җиткезеп башкарганыгыз, туган ягыбызга тугры калып, шунда яшәп, балалар үстергәнегез, аларга үрнәк булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм уңаеннан һәрберегезгә нык исәнлек, гаилә иминлеге, озын гомер һәм бәхет телим. Сезнең хезмәтегезгә нигезләнеп, районыбыз үссен, матурайсын, гомер итү өчен кызыгырлык төбәк булсын иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев