Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әниебез Гобәйдуллина Халидә Хафиз кызының бүген юбилее

Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле әниебез Гобәйдуллина Халидә Хафиз кызы 27 июльдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез, күз нурыбыз, газизебез! Без сине барыбыз да гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Гомер юлың куанычлы булсын, йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Гаиләдә гел шулай үрнәк әни, мәңге сүнмәс кояшыбыз булып яшәргә Ходай насыйп итсен. Рәхмәт дөньяда булганың, йөрәк назың, яратуың өчен. Әниебез гаиләдә генә түгел, эшендә дә үрнәк, чын хезмәт кешесе. Ул бөтен гомерен балалар бакчасын җитәкләп, яраткан хезмәтен бөтен тырышлыгын, осталыгын куеп башкара. Кешеләргә карата һәрчак ягымлы, уртак тел табып эшли.
Әни, тормышта син һәрчак терәк-таяныч, акыллы киңәшче, күркәм эшләргә рухландыручы булдың. Күңел матурлыгың, сөйкемлелегең, тырышлыгың, кешеләргә ачык һәм ярдәмчел булуың белән үрнәк син безгә. Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшеңдә уңышлар сиңа, әниебез! Бүгенгедәй яшь, чибәр, оптимист рухлы булып кал. Әти белән тигезлектә безнең игелегебезне күреп яшәвегезне телибез.
Котлы булсын, кадерлебез, туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.
Сине яратып әтиебез, балаларың Лилия, Илшат, бу теләкләребезгә дәү әтиебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев