Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әниебез Минһаҗева Фәнүсә Сәяф кызының 55 яшьлек юбилее

Бөтен дөнья матурлыкка төренеп, җир өстендә аллы-гөлле чәчәкләр ямь биреп утырган мәлдә - безнең өчен хөрмәтле, кадерле кешебез, Карга авылында яшәүче сөекле әниебез Минһаҗева Фәнүсә Сәяф кызының 1 августта 55 яшьлек юбилее. Күз нурыбыз, газизебез! Бу дөньяда янәшәңдә серләшер, шатлык-куанычыңны бүлешер, борчу-мәшәкатьләреңне уртаклашыр, киңәшләшер кешең булу үзе зур бәхет. Син,...

Бөтен дөнья матурлыкка төренеп, җир өстендә аллы-гөлле чәчәкләр ямь биреп утырган мәлдә - безнең өчен хөрмәтле, кадерле кешебез, Карга авылында яшәүче сөекле әниебез Минһаҗева Фәнүсә Сәяф кызының 1 августта 55 яшьлек юбилее. Күз нурыбыз, газизебез! Бу дөньяда янәшәңдә серләшер, шатлык-куанычыңны бүлешер, борчу-мәшәкатьләреңне уртаклашыр, киңәшләшер кешең булу үзе зур бәхет. Син, әнкәй, һәрчак гадел, сабыр, тырышлыгың белән безгә үрнәк булдың. Тату гаиләбезнең кайнар учагын саклап, күңел назың белән җылытып яшисең. Син тормышыбызның сүнмәс кояшы, безгә олы таяныч, акыллы, зирәк киңәшче. Гомер бәйрәмең белән котлап, сәламәтлек, иман байлыгы, без балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып озын-озак яшәргә насыйп булсын. Әтиебез белән тормышны ихлас яратып, тигезлектә, рәхәт, матур гомер кичерегез.
Фәрештәгә тиңләр идек сине,
Ходай үзе шулай яраткан.
Юктыр, әнкәй, бөтен дөньясында
Безне уйлап шулай җан аткан.
Рәхмәт сиңа, йөрәк җылың белән
Кабызганга бәхет кояшын.
Күңел тынычлыгы, ныклы саулык,
Булсын һәрчак синең юлдашың.
Сине яратып, ихтирам белән әтиебез Рамил, балаларың Илнар-Гөлшат, Илүсә, Ирек, оныкларың Мансур, Камилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев